Изге Корбан бәйрәме белән!

Хөрмәтле мөселманнар!

 

Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм!

Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла.Коръән Кәримдәге миһербанлык һәм шәфкать турындагы гыйбарәләрнең мәгънәсе тагын да көчәя. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә.

Татарстан мөселманнары, шул исәптән зәйлеләр дә барлык традицион конфессия вәкилләре белән күп гасырлар буе дус-тату яшиләр, моның белән җәмгыятьтә узара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр. Ислам диненең иң күркәм традицияләрен саклап, әһәмиятле социаль программаларны һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә якыннан катнашып, муниципаль районыбыз мөселманнары җәмгыятьнең рухи яңарышы процессында киләчәктә дә актив  роль уйнар дип ышанам.

Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, газиз Татарстаныбызга һәм туган шәһәр-районыбызга хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыгыз кабул булсын!

Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм муллык телим! Изге бәйрәм белән үзегезне!

 

 

Последнее обновление: 29 октября 2012 г., 11:18

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International